2027 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе Оренбург өлкәсенең Татар Каргалы авылында (Сакмар районы) узачак, якынча дата 26 июньгә билгеләнгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Үткәрү урынын сайлау тирән тарихи әһәмияткә ия. Татар Каргалы авылына XVIII гасырда Казан сәүдәгәрләре катнашында нигез салына һәм ул республикадан читтә Россиядә татар мәдәниятенең иң зур тарихи үзәкләренең берсе булып тора. Сабантуйны нәкъ менә монда уздыру төбәкләрнең өзелмәс элемтәсен һәм традицияләрнең дәвамлылыгын ассызыклый, диелә хәбәрдә.