2027 елда барлык мәктәпләрдә укучының тәртибен бәяләү системасын кертергә җыеналар
РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова белдергәнчә, мәктәпләрдә тәртипкә бәя бирү системасын сынау уңышлы узса, 2027 елның 1 сентябреннән аны бөтен илдә кертергә мөмкин булачак. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
«Әгәр тиешле сынау уңышлы узса, без аны 2027 елның 1 сентябреннән инде бөтен ил буенча гамәлгә кертергә әзер булачакбыз», — дигән Колударова.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта тәртипкә бәя бирү системасын сынау Россиянең 7 төбәгендә үткәрелә һәм якынча 2 мең укучыны колачлый.
Яңа система кысаларында бәяләгәндә укучының дисциплинасы, җәмәгать активлыгы һәм башка укучылар, укытучылар белән аралашу нормаларын үтәве исәпкә алыначак.