2027 елда балалы гаиләләргә бирелә торган пособие һәм пенсиягә өстәмә түләү арта
2027 елда яшәү минимумы 6,8 процентка күтәрелү сәбәпле, балалы гаиләләргә бердәм пособие, пенсияләргә социаль өстәмә һәм башка түләүләр автомат рәвештә артачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Финанс факультетының җәмәгать финанслары кафедрасы доценты Игорь Балынин «РИА Новости» агентлыгына сөйләгән.
Аның мәгълүматлары буенча, 2027 елда җан башына яшәү минимумы 20 227 сумга җитәчәк. Хезмәткә сәләтле гражданнар өчен ул 22 047 сум, балалар өчен — 19 620 сум, пенсионерлар өчен 17 395 сум тәшкил итәчәк.
Балынин аңлатканча, төбәктәге яшәү минимумы 6,8 процентка артканда, башка шартлар үзгәрешсез калса, бердәм пособие күләме дә шул ук дәрәҗәдә артачак. Бу пособие узган ай өчен агымдагы айда түләнә.
Белгеч ачыклык керткәнчә, 2027 елның гыйнвары өчен индексацияләнгән беренче түләүне февральдә бирәләр.
Моннан тыш, ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр дә арта. Аларның күләме конкрет төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә тигез.
Эшләмәүче пенсионерларга бирелә торган социаль өстәмә дә арта. Ул өлкән яшьтәге кешенең гомуми матди тәэмин ителешен үз төбәгендә пенсионерлар өчен билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирә, ди Игорь Балынин.