Биш көнлек эш атнасында эшләүче россиялеләр өчен 2026 елның соңгы эш атнасы өч көн генә – 28–30 декабрьдә булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Знание» җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина сөйләгән.
Кыскартылган эш атнасы ял көнен 4 гыйнвардан 31 декабрьгә күчерү белән бәйле. Шулай итеп, Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк – 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр.