Быел Республикакүләм «Питрау» бәйрәме 18 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Бәйрәм кысаларына традицион рәвештә көрәш ярышы да узачак, «Питрау»ның баш батырына ярты миллион сум акча тапшырылачак.
Бәйрәмдә көрәшчеләр 5 үлчәү авырлыгында бил алышачак. Яшүсмерләр арасында һәр үлчәү авырлыгында I урынга – 25, II урынга – 20, III урынга – 15 мең сум акчалата бүләк каралган. Олылар арасында исә һәр үлчәүдә I урынга – 50 мең, II урынга – 30 мең, III урынга – 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак.
Батырны бүләкләү тантанасында, традиция буенча, «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчесе дә катнашачак. 2026 елның иң чибәр һәм иң уңган керәшен кызы да «Питрау» бәйрәмендә билгеле булачак. Бәйрәмдә шулай ук танылган эстрада артистлары, фольклор коллективлары чыгышы көтелә.