Язучылар берлегендә 2026 елга Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим иткәннәр. Бу турыда шагыйрь Булат Ибраһим телеграм-каналында яза.
«Бу әле беренче тур гына. Барысын да бертавыштан хуплап, түбәндәге язучылар расланды.
- Марат Әмирханов (92 яшь);
- Рәфкать Кәрами (83 яшь);
- Зиннур Хөснияр (64 яшь);
- Рифә Рахман (63 яшь);
- Рафис Корбан (69 яшь);
- Илсөяр Иксанова (59 яшь);
- Рәдиф Сәгъди (68 яшь);
- Хәбир Ибраһим (67 яшь).
Әле тагын Әлмәт һәм Чаллы бүлегеннән дә язучылар өстәләчәк. Бу әле – Союз тарафыннан тәкъдим ителгән лонг-лист кына. Союзның шорт-листы да булачак. Анысы февраль башы булыр», – дип яза ул.
