2026 елдан Татарстанда капиталь ремонт өчен минималь взнос күләмен арттырырга җыеналар
Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт өчен минималь взнос күләмен үзгәртергә җыеналар. Шул хактагы карар хәзер антикоррупция экспертизасы үтә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Документта әйтелгәнчә, «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларның уртак милкен капиталь ремонтлау өчен минималь взнос күләмен билгеләү турында»гы законга үзгәрешләр кертелә. Бер квадрат метр өчен түләү 8,47 сумнан 10,16 сумга күтәрелә.
Әгәр бу карар кабул ителсә, ул 2026 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк, диелә хәбәрдә.