news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда ял көннәре билгеле

news_top

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елга җитештерү календаре проекты әзерләгән. Министрлык матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әлеге проект Россия Хөкүмәтенең карары рәвешендә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү этабын уза. Документ хокукый-норматив актлар порталында чыкты.

«Яңа ел бәйрәмнәре көннәрен күчерү хисабына 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр 12 көн дәвам итәчәк озын каникуллар була. Киләсе елда 5 тапкыр 3 көн рәттән ял көне булачак: февральдә, мартта, 2 тапкыр май аенда һәм Россия көнендә – июньдә», – дип билгеләп үтте Россия Хезмәт министры Антон Котяков. Бу турыда РИА «Новости» яза.

Шулай итеп, кышкы озын яллар 2025 елның 31 декабрендә башланып, 2026 елның 11 гыйнварында тәмамланачак.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яллар 21-23 февральдә, ә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ял 7-9 мартта була.

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән бәйле яллар 1-3 майга, Җиңү көне уңаеннан 9-11 майга билгеләнә.

Яңа ел каникуллары 12 көн ял.

  • 31 декабрь 2025 – 11 гыйнвар 2026

Өстәмә яллар һәм кыскартылган эш атналары:

  • Февраль – 21-23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 3 көн ял.
  • Март – 7-9 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 3 көн ял.
  • Май – 1-3 май – Яз һәм хезмәт көне, 9-11 май – Җиңү көне. Майда 2 тапкыр 3 көн ял.
  • Июнь – 12-14 июнь – Россия көне 3 көн ял (җомга-шимбә-якшәмбе).
  • Ноябрь – 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Ял – чәршәмбе.

2027 елның Яңа ел бәйрәмнәренә дә 2026 елның 31 декабреннән үк китәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар