2026 елда Габдулла Тукай исемендәге премиягә кандидатлар исемлеге Татарстан Мәдәния министрлыгы сайтында чыкты.
Ул Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында билгеләнгән.
«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.
Казан хореография училищесы иҗат коллективы, составында: Шахнина Т.З., Бородина О.А., Закамская В.М., Мамин-Оглы М.Э., Хантимирова Т.Х. – Татарстан Республикасында хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен, З. Хәбибуллинның «Заколдованный мальчик» балетын кую (2024 ел, либретто татар халык әкиятләре һәм Г. Тукай әсәрләре мотивлары буенча), шулай ук 2006–2023 елларда «Белоснежка и семь гномов» К. Хачатурян, «Щелкунчик» П. Чайковский, «Аленький цветочек», «Морозко», «Снежная королева» кебек XIX–XX гасыр композиторлары музыкасына куелган балаларга әкияти балетлары сериясен булдыру өчен.
Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр) – «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен.
Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) – «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен.
Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
Кинематографистлар төркеме: Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В. – махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск».
Гвоздь Юрий Константинович – Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен (И. Шакиров, С. Хәким, Х. Якупов, Х. Бигичев, Х. Туфан, Р. Шәрәфиев һ.б.).
Низамов Эльмир Җәүдәт улы – «Кара Пулат» операсы өчен.
Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы – «Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен.
Маганов Наил Өлфәт улы – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, коллектив җитәкчесе, һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
Сәләхов Рабис Мәгалим улы – татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы – «Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен.
Акимов Владимир Яковлевич – «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.