2026 елда Татарстанда бюджет өлкәсендә аерым оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Бердәм тариф сеткасы гамәлдә булмаган аерым бюджет өлкәсенә караган оешмалар хезмәткәрләренең вазифа окладларын арттыру турындагы карарны раслады. Әлеге документ Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Документта әйтелгәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан мондый оешмаларның җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләренең айлык вазифа окладлары артачак.
Республика муниципаль берәмлекләрендәге бюджет өлкәсенә караган аерым оешманың структура бүлекчәсе җитәкчесе секретаре вазифа оклады 16 928 сум күләмендә билгеләнгән (1,1 тапкыр индексацияне исәпкә алып).