2026 елда Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме билгеле булды. Бу турыда РИА Новости яза.
Ачык чыганаклардагы белешмәләр нигезендә, РИА Новости исәпләп чыгарганча, 2026 елда Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме 16,6 мең сум тәшкил итәчәк.
Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин («Бердәм Россия») РИА Новости сайтына сөйләгәнчә, социаль пенсия 1 апрельдән 6,8 процентка индексацияләнәчәк.
РИА Новости исәп-хисаплары буенча, әлеге датадан соң Россиядә социаль пенсиянең күләме 16,6 мең сум булачак, диелә хәбәрдә.