news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда социаль пенсияләр арта: Татарстанда кемгә һәм күпме өстәләчәк

news_top
2026 елда социаль пенсияләр арта: Татарстанда кемгә һәм күпме өстәләчәк
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан пенсионерларына киләсе елда пенсияләрне индексацияләячәкләр. Пенсияләр күпмегә артуын турында «Татар-информ» хәбәр итә.

1 апрельдән социаль пенсияләрне 6,8 процентка күтәрү планлаштырылган. Бу сан – фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры килә.

Искәртеп үтәбез, социаль пенсия берничә төрле була: картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручысын югалту буенча һәм ятим балаларга бирелә.

Картлык буенча социаль пенсияне, гадәттә, иминият пенсиясен ала алмаган кешеләргә билгелиләр. Аны алу өчен ким дигәндә 15 ел рәсми эш стажы һәм кимендә 30 пенсия балы булырга тиеш.

Социаль пенсияләрне индексацияләү автоматик рәвештә башкарыла, моның өчен документлар тапшыру кирәк түгел. 2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум була. Әгәр пенсионерга башка бернинди түләү булмаса, аңа социаль өстәмә билгелиләр — ул пенсияне яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерә. Татарстанда киләсе елга бу минимум 16 098 сум итеп билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар