news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда Россия мөселманнарына хаҗга 25 мең квота бирәләр

news_top
2026 елда Россия мөселманнарына хаҗга 25 мең квота бирәләр
Фото: © «Татар-информ», Шамил Садыйков

Согуд Гарәбстаны киләсе елда Россия мөселманнарына хаҗ кылу өчен 25 мең урынга квота бирәчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары, мөфти Рушан Аббясовка сылтама белән РИА Новости яза.

«Согуд Гарәбстаны һәм Россия арасында киләсе 2026 елда Россия мөселманнарына хаҗ оештыру турында ике яклы килешү имзаланды. Россия халкы өчен квота узган еллар дәрәҗәсендә калды – 25 мең кеше. Документ Джиддада Россия Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссиянең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умахановның Согуд Гарәбстанының Хаҗ эшләре буенча министры Тәүфик бин Фаузан ар-Рабиа белән очрашуында имзаланды», – дип сөйләгән мөфти Рушан Аббясов.

Мөфти сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны ягы хаҗиларның Мәккәгә һәм Мәдинәгә югары әзерлектә килүләре өчен Россия делегациясенә рәхмәт белдерде.

«Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тәүфик бин Фаузан ар-Рабиа Россия хаҗиларының дисциплинасын, шулай ук һәр төркемдә медицина хезмәткәрләре булуын, аларның ватандашларына гына түгел, ә хаҗ кылырга килгән бөтен кешегә дә булышырга әзер булуларын әйтте», – диде мөфти Рушан Аббясов.

2026 елда хаҗ май аеның соңгы декадасында узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар