Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм дәүләт хезмәткәрләренең пенсияләрен арттырдылар инде. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.
Ул аңлатканча, пенсияләрне киләсе юлы 1 августта арттырачаклар. Эшләүче пенсионерларга 2025 ел өчен индексация уздырачаклар, дигән Светлана Бессараб. Аларга шушы чорда эшләп өлгергән индивидуаль пенсия коэффициентларын арттырачаклар.
Светлана Бессараб сүзләренчә, якын арада башка арттырулар көтелми.