Чирекләп укучы мәктәп балаларының 2026/2027 елда көзге каникуллары кышкы каникуллардан озынрак булачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә юллаган каникуллар календарендә язылган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Көзге каникуллар 26 октябрьдән 3 ноябрьгә тикле дәвам итә. Ял көннәрен һәм эшләми торган бәйрәм көне 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен исәпкә алып, мәктәп укучылары барлыгы 12 көн ял итәчәк.
Кышкы каникуллар 31 декабрьдән 10 гыйнварга тикле дәвам итә – барлыгы 11 көн була.
Яңа уку елы 2026 елның 1 сентябрендә башлана һәм 2027 елның 26 маенда төгәлләнә.