news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда кемнәрнең пенсияләренә өстәмә булачак?

news_top
2026 елда кемнәрнең пенсияләренә өстәмә булачак?
Фото: © «Татар-информ»

Иминият пенсиясе алучылар, шулай ук эшләүче пенсионерлар, социаль пенсия алучылар, хәрби пенсионерлар 2026 елда пенсиягә өстәмә алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш әйтте, дип яза РИА Новости.

«Иминият пенсиясе алучы бөтен кеше, шул исәптән эшләүче пенсионерлар, социаль пенсия алучылар, хәрби пенсионерлар һәм ведомство пенсияләре буенча тиңләштерелгән категорияләр дә өстәмә алачак», – дигән Панеш.

Аның сүзләренчә, 2026 елда пенсияләр арту 3 датага бәйле: 1 гыйнвардан картлык, инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча пенсияләр – 7,6 процентка, 1 апрельдән социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр 6,8 процентка арта, ә 1 октябрьдән хәрби пенсияләр акчалата түләүнең 4 процентка артуы нәтиҗәсендә, яңадан исәпләнә.

«2026 ел дәвамында иминият пенсияләрен икеләтә индексацияләү каралмаган, бөтен арту гыйнвар индексациясенә кергән. Үз пенсияң күләмен һәм түләүләрнең нигезен шәхси счет күчермәсе аша, Социаль фондның шәхси кабинетында, Күп функцияле үзәктә яки фондның клиент хезмәтендә тикшерергә мөмкин», – дип өстәде депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар