2026 елдан башлап кайбер кешеләр үзенең бөтен пенсия тупланмаларын берьюлы ала алачак. Әмма бу мөмкинлек барлык гражданнар өчен дә каралмаган – мондый түләүне бары тик тупланмаларының күләме 440 мең сумнан артмаган кешеләр генә ала алачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб хәбәр иткән, дип яза «Челнинские известия».
Бер тапкырлы түләү алу хокукына 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар ия була.
«Әгәр дә пенсия тупланмалары билгеләнгән чиктән күбрәк булса, гражданин аларны гомер буена – төп пенсиягә өстәмә рәвешендә алачак», – дип ачыклаган парламентарий.
Моннан тыш, Бессараб белдерүенчә, 2026 елда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 16,2 мең сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткеч, эшләми торган пенсионерларның керемнәре әлеге минимумнан түбән булганда, социаль өстәмәләрне исәпләү өчен мөһим, диелә хәбәрдә.