news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда кемнәргә социаль түләүләрне артатыралар?

news_top

Федераль бюджет проекты 2026 елда берничә категориягә керүчеләр өчен социаль түләүләрне индексацияләүне күздә тота. Шул ук вакытта бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы номиналь хезмәт хакының фаразланган үсеше нигезендә арттырылачак. Бу хакта 22 октябрьдә Дәүләт Думасының пленар утырышында РФ Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов сөйләде, дип яза РЕН ТВ.

«Быел без инфляцияне 6,8 процент дәрәҗәсендә күз алдында тотабыз», – диде ул.

Силуанов сүзләренчә, 2026 елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 7,6 процентка артачак. Шулай ук ветераннарга түләүләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә пособиеләр, ана капиталы да индексацияләнәчәк.

Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан шулай ук 7,6 процентка арта. 2026 ел ахырына картлык буенча пенсия түләүләренең уртача күләме 27 117 сум тәшкил итәчәк. Яшәү минимумы 1 200 сумга артып, 18 939 сумга җитәчәк. 2026 елда минималь хезмәт хакы 27 093 сум була.

Финанс министры әйтүенчә, 2030 елга хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 35 мең сумга кадәр арттырылачак. Бу – РФ Президенты Владимир Путин куйган бурыч, һәм ул үтәләчәк.

«Өч ел дәвамында минималь хезмәт хакын тизләтелгән индексацияләүне күз алдында тоткан динамика аз керемлеләрнең хезмәт хакларын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты Силуанов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар