news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда кемнәр гаилә салым түләвен алачак?

news_top

2026 елда гаилә салым түләвен 2 һәм аннан да күбрәк балалы 7 миллионнан артык эшләүче ата-ана алачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода әйтүләренчә, гаилә салым түләвеннән 2 һәм аннан да күбрәк балалы 7,3 миллионга якын эшләүче ата-ана файдалана алачак. Түләү 11 миллионга якын балага өстәмә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Котяков. Бу турыда «Российская газета» яза.

Министр искәрткәнчә, түләү киләсе елдан гамәлгә керә. Әлеге ярдәм чарасына 119 миллиард сумга якын акча юнәлтеләчәк.

Түләү физик затлар кеременә түләнгән 13 процент салымның 7 проценты күләмендә ел саен башкарылачак.

Аны алу өчен үтәлергә тиешле шартлар:

  • гаиләдә җан башына уртача керем дәрәҗәсе төбәктәге яшәү минимумының 1,5 өлешеннән азрак булырга тиеш;
  • мөлкәт билгеләнгән критерийларга туры килергә тиеш;
  • түләү алучының алимент бурычлары булмаска тиеш.

Түләү алу өчен гаризаны, салым хисабын җыю чоры тәмамланганнан соң, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Социаль фонд бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар