news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда Казанда чүп яндыру заводы төзелеп бетмәячәк

news_top
2026 елда Казанда чүп яндыру заводы төзелеп бетмәячәк
Фото: © tatarstan.ru

2026 елда Казанда чүп яндыру электр станциясе төзелмәячәк, объект консервациядә. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстанның Энергия системасының төбәк диспетчерлык идарәсе (РДУ) директоры Андрей Большаков сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Казан янында калдыкларны энергоутилизацияләү буенча елына 550 мең тонна калдык егәрлекле заводны Татарстанда «АГК-2» җәмгыяте тормышка ашыра. Бу завод элеккечә үк Россиянең 2026-2031 елларга электроэнергетика системаларын үстерү программасына һәм схемасына кергән. Баштарак, Россия Хөкүмәте карары буенча, 55 МВт егәрлекле чүп яндыру заводын ачу 2026 елның 31 декабрендә планлаштырылган иде.

«Бүген проектны тормышка ашыруны туктату буенча бернинди карар да кабул ителмәгән, шуңа күрә бу вазгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Әмма проект 2026 елда тормышка ашырылмаячак, ул консервациядә тора», – диде РДУ башлыгы.

«Интерфакс»ның 2025 елның 30 декабрендәге мәгълүматлары буенча, Россия Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, Казан янында чүп яндыру заводын эшләтеп җибәрү вакыты 2029 елның 31 декабренә күчерелгән.

Искәртеп үтик: калдыкларны энергоутилизацияләү буенча гомуми егәрлеге 355 МВт булган 5 заводны (дүртесе – Приморьеда, берсе – Татарстанда) 2022 елның декабрендә үк кулланылышка тапшыру планлаштырылган иде. Әмма проектларны гамәлгә ашыру даими кичектерелде. 2024 елның декабреннән Мәскәү өлкәсенең Воскресенске шәһәрендә генә бер ТЭС эшли башлады. Мәскәү өлкәсендә тагын 3 электр станциясен сафка бастыру хәзер 2027 елның ахырына күчерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар