Татарстанда кайбер кешеләр 2026 елда картлык буенча социаль пенсия ала башлаячак, дип яза «Татар-информ».
Картлык буенча 2 төрле пенсия каралган: иминият пенсиясе һәм социаль пенсия. Хәзерге кагыйдәләр буенча, иминият пенсиясен алу өчен, 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы (ИПК) кирәк. Ә стажы яки баллары җитмәүчеләр социаль пенсия алу хокукына ия.
2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә 1957 елда туган ир-атлар һәм 1962 елда туган хатын-кызлар чыга алачак. Әмма кеше үз теләге белән социаль пенсия алудан баш тарта һәм эшләвен дәвам итә ала – болай ул өстәмә стаж һәм баллар җыеп, киләчәктә күбрәк түләнә торган имният пенсиясенә өмет итә ала.
Киләсе елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум була. Әгәр бу – пенсионерның бердәнбер кереме булса, аңа яшәү минимумы күләменә кадәр социаль өстәмә түләнәчәк. Татарстанда 2026 елда ул 16 098 сум итеп билгеләнгән, диелә хәбәрдә.