news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда больничный һәм декрет акчалары күпме булачагы билгеле

news_top

2026 елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча (больничный) түләүләрне, йөклелек һәм бала табу буенча пособиене исәпләү өчен уртача көнлек эш хакы минималь күләме 890,73 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Игорь Балынинга сылтама белән «Газета.ру» яза.

«Әгәр дә МРОТ (хезмәт өчен түләүнең минималь күләме) 27 093 сумга кадәр артса, 2026 елда вакытлыча эшкә яраксызлык һәм йөклелек, бала табу буенча пособие исәпләү өчен минималь көнлек эш хакы 890,73 сум булачак. 2026 елның гыйнвар, март, май, июль, август, октябрь һәм декабрь айларында (31 календарь көне) вакытлыча эшкә яраксызлык буенча минималь көнлек пособие 873,97 сум була, февраль аенда — 967,61 сум (28 календарь көн). Ә апрель, июнь, сентябрь һәм ноябрь айларында (30ар календарь көн) — 903,1 сум», — дип аңлатты Балынин.

Ул өстәп әйткәнчә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме түбәндәгечә була:

  • 1 балага йөклелек булганда: 124 702,2 сум;
  • 1 балалы катлауланган йөклелек булганда: 138 953,88 сум;
  • берьюлы берничә балага йөклелек булганда: 172 801,62 сум.

Россия Президенты Владимир Путин илнең 2030 елга кадәр үсешенең илкүләм максатларын билгеләде. Бу максатлар буенча, МРОТ 2030 елга 35 мең сумга кадәр күтәрелергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар