news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда бер көн «больничный» өчен иң күбе ничә сум түлиләр?

news_top

2026 елда авыру сәбәпле эшкә яраксызлык кәгазе (больничный) буенча бер көнгә түләнә торган пособие күләме иң күбе 6,8 мең сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Россиянең Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Ведомствода аңлатуларынча, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Максималь күләм эш бирүчеләр хезмәткәрләрне иминиятләштерү өчен Социаль фондка күчерергә тиеш булган түләүләр лимиты арту сәбәпле үскән.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, бер көн «больничный» өчен түләү һәр кеше өчен аерым исәпләнә. Ул хезмәт хакына һәм эш стажына бәйле.

2025 елда исә максималь хезмәт хакы һәм тулы стаж булганда, бер көн өчен иң зур түләү 5673 сум тәшкил иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар