news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2026 елда авылга күченгән укытучыларга 1 млн сум түләячәкләр

news_top

Татарстанның Финанслар министрлыгы укытучыларга булышу өчен «Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыра. Зур булмаган торак пунктларда эшләргә риза булган укытучыларга бер мәртәбә 1 млн сум акча түләячәкләр. Бу хакта министрлыкның МАКС каналында хәбәр итәләр.

Әлеге программага авыллардагы, бистәләрдәге һәм 50 меңгә кадәр кеше яши торган шәһәрләрдәге бөтен мәктәпләр дә эләгә. Агымдагы елда әлеге максатлар өчен 12 млн сум бүлеп бирелгән. Аларның 6 миллионнан артыгы федераль бюджеттан килә.

2026 елда Россиядә «Авыл укытучысы» программасы өчен 1,1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар