2026 елда дәвалану, спорт һәм уку өчен чыгымнарга карата физик затлар кеременә салым (НДФЛ) буенча социаль салым чигерүләренең гомуми лимиты 150 мең сум булачак. Бу хакта Россия Финанс министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр иткәннәр.
«Әгәр дәвалану, спорт һәм белем алу өчен чыгымнар булса, 2026 елда НДФЛ буенча социаль салым чигерүләренең гомуми лимиты 150 000 сум тәшкил итә», – дип билгеләп үткәннәр ведомствода.
Социаль чигерүләрне ел ахырында салым инспекциясенә яшәү урыны буенча салым декларациясе тапшырып алырга мөмкин. Федераль салым хезмәтендә аңлатуларынча, декларациягә чигерү алу хокукын раслаучы документларның күчермәләрен дә беркетергә кирәк, диелә хәбәрдә.