news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елда Татарстанда балаларга иң еш сайланган исемнәр билгеле

news_top

2025 елда Татарстанда балаларга иң еш кушылган исемнәр исемлеге чыкты. «Реестр ЗАГС» мәгълүмат-аналитика порталы мәгълүматлары буенча, узган елда да ата-аналар традицион татар исемнәренә дә, заманчаларга да өстенлек биргән.

Малайлар өчен иң популяр исем булып, инде ничә ел рәттән, Әмир исеме кала. Шулай ук Тимур, Марк, Мирон, Матвей исемнәре бик еш кушылган.

Малайлар өчен иң сирәк сайланган исемнәр: Рәхимбек, Габдерәхим, Еремей, Метео Клод Мидхәт, Йамин.

Кыз балаларга иң еш Әминә исеме кушылган. Айлин, Ясминә, София, Эмилия исемнәре дә популяр булган. Ә иң сирәк очраган исемнәр: Рәсимә, Королина, Ханзадә, Жизель, Миель.

2026 елда иң популяр исемнәр әлегә Эмиль һәм Алия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар