news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елда торакка бәяләр ничек үзгәрәчәк?

news_top

Россиядә күчемсез милеккә бәяләр ел ахырына кадәр тотрыклы калачак. Үсеш бары тик икенчел базарда адреслы ипотека кулланырга рөхсәт ителгән төбәкләрдә генә мөмкин, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Россия риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев.

«Бәяләр, минемчә, тотрыклы булачак. Арту яки төшү ягына бернинди үзгәрешләр дә булмаячак, чөнки ихтыяҗ арту өчен нигезләр юк: төп ставка югары, ипотека кимеде. Һәм, әлбәттә, барлык килешүләр турыдан-туры сатып алуга нигезләнәчәк, ягъни ипотекасыз, яисә инде адреслы ипотека буенча килешүләр саны артачак. Шул ук вакытта икенчел базарда адреслы ипотека кулланырга рөхсәт ителгән төбәкләрдә бәяләр үсеше ел дәвамында 10-15 процент чикләрендә булырга мөмкин», – дип сөйләде эксперт.

Ул Үзәк банк төп ставканы үзгәртмәгән очракта күчемсез милеккә бәяләрдә бернинди үзгәрешләр дә булмаячагын әйтә.

«Төп ставканың үзгәрүеннән башлап, ул, минемчә, көз башыннан үзгәрергә мөмкин, күчемсез милек белән килешүләр буенча активлык артачак», – дип саный Апрелев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар