Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изге Рамазан аена керәбез: Казанның кайсы мәчетләрендә ифтарлар узачак?

news_top_970_100
Изге Рамазан аена керәбез: Казанның кайсы мәчетләрендә ифтарлар узачак?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген кояш баегач изге рамазан ае керә. Казанда кояш 17:17 сәгатьтә баячак. Мәчетләрдә таравих намазын уку да бүгеннән башлана. Алар 20 рәкәгатьтән тора. Иртәгә, 1 март, уразаның беренче көне булачак.

Иң мөһим көннәр:

28 февраль – мәчетләрдә беренче таравих намазы укыла.

1 март – рамазан аеның беренче ураза көне (Казанда бу көнне сәхәр вакыты тәмам – 4:31 сәгатьтә).

29 март – уразаның соңгы көне.

30 март – ураза гаете.

Ай дәвамында Казанның 47 мәчетендә бушлай ифтарлар узачак.

Рамазан аенда кайбер мәчетләрдә әзер ифтар-бокслар да таратылачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. Ифтарлар шәһәрнең барлык районнарында үткәрелә. Мөселманнар өчен авыз ачу мөмкинлеге булган мәчетләр исемлеген түбәндә:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары:

«Нур-әл-Ислам» мәчете (Бигиев ур., 36);

«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66а);

«Рәхмәтулла» мәчете (Симонов ур., 2).

Вахитов һәм Идел буе районнары:

«Галиев» мәчете (Г. Тукай ур., 40);

«Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193);

«Әл-Мәрҗәни» җәмигъ мәчете (Каюм Насыйри ур., 17);

«Хәдичә» мәчете (Мир ур., 3);

«Өмет» мәчете (Дачная ур., 3а);

«Тынычлык» мәчете (Мелитопольская ур., 15);

«Ал» мәчет (Мәҗит Гафури ур., 67);

«Хөзәйфә» мәчете (Фучик ур., 52);

«Ал Таң» мәчете (Дубравная ур., 2в);

«Кабанарты» мәчете (Х.Такташ ур., 26);

«Әл-Иман» мәчете (Магистральная ур., 22).

Киров һәм Мәскәү районнары:

«Ярдәм» мәчете (Серов ур., 4а);

«Мәүлид» мәчете (Селянская ур., 23);

«Миргазиян» мәчете (Декабристлар ур., 111);

«Рәмис» мәчете (Ново-Юдинская ур., 140);

«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б);

«Бишбалта» мәчете (Клара Цеткин ур., 14);

«Рәҗәб» мәчете (Энгельс ур., 20/39);

«Ай Нуры» мәчете (Академик Королев ур., 2);

«Сөләйман» мәчете (Ютазинская ур., 8а);

«Азатдин Ирек» мәчете (Лагерная ур., 111);

«Җомга» мәчете (Ильич ур., 4);

«Әхмәтзәки» мәчете (Осиновский тыкрыгы, 16а).

Совет районы:

«Бистә Нуры Габделгаллям» мәчете (Пионерская ур., 5);

«Гаилә» мәчете (Җәүдәт Фәйзи ур., 2);

«Сәләх» мәчете (Мамадыш тракты, 18);

«Иман Нуры» мәчете (Дорожная ур., 32а);

«Әхтәм» мәчете (Мирсәй Әмир ур., 15);

«Вәлидәйн» мәчете (Тамчы ур., 42);

«Ярулла» мәчете (Ноксинская ур., 32д);

«Куддус» мәчете (Яснополянский тыкрыгы, 16);

«Мөслимә» мәчете (1-нче Ноксинская ур., 31);

«Ибраһим» мәчете (Локаторная ур., 33б).

Мөмкинлек булганда, түбәндәге мәчетләрдә дә ифтарлар үткәреләчәк:

«Әтиләр» мәчете (Радиальная ур., 21);

«Галимҗан Баруди» мәчете (Авангардная ур., 95);

«Шәрафетдин» мәчете (Җиләкле ур., 6д);

«Дин Ислам» мәчете (Чишмәле ур., 17а);

«Фатиха» мәчете (Рихард Зорге ур., 2а);

«Кыйбла» мәчете (Яшьләр ур., 1а);

«Өмет» мәчете (Мәктәп ур., 4а).

19 мартта «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә Республика ифтары була.

Моннан тыш, ураза тотучы тоткыннар өчен дә ифтарлар уздыру каралган. Рамазан аенда колонияләрдә махсус туклану режимы кертелә, шулай ук бәйрәм гает-намазлары укылачак, дип аңлаттылар Татарстан Диния нәзарәтендә үткән матбугат очрашуында.

Сәхәр ашаганнан соң, уразага ниятләү догасы:

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».

Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле.

Авыз ачкач укыла торган дога:

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин.

Сәхәр һәм ифтар вакытлары:

1 март: сәхәр тәмам 4:30, ифтар 17:19

2 март: сәхәр тәмам 4:28, ифтар 17:21

3 март: сәхәр тәмам 4:25, ифтар 17:23

4 март: сәхәр тәмам 4:23, ифтар 17:26

5 март: сәхәр тәмам 4:20, ифтар 17:28

6 март: сәхәр тәмам 4:18, ифтар 17:30

7 март: сәхәр тәмам 4:15, ифтар 17:32

8 март: сәхәр тәмам 4:12, ифтар 17:34

9 март: сәхәр тәмам 4:09, ифтар 17:36

10 март: сәхәр тәмам 4:07, ифтар 17:38

11 март: сәхәр тәмам 4:04, ифтар 17:40

12 март: сәхәр тәмам 4:01, ифтар 17:42

13 март: сәхәр тәмам 3:58, ифтар 17:44

14 март: сәхәр тәмам 3:55, ифтар 17:46

15 март: сәхәр тәмам 3:52, ифтар 17:48

16 март: сәхәр тәмам 3:49, ифтар 17:50

17 март: сәхәр тәмам 3:46, ифтар 17:52

18 март: сәхәр тәмам 3:43, ифтар 17:54

19 март: сәхәр тәмам 3:40, ифтар 17:56

20 март: сәхәр тәмам 3:37, ифтар 17:58

21 март: сәхәр тәмам 3:34, ифтар 18:01

22 март: сәхәр тәмам 3:31, ифтар 18:03

23 март: сәхәр тәмам 3:28, ифтар 18:05

24 март: сәхәр тәмам 3:25, ифтар 18:07

25 март: сәхәр тәмам 3:22, ифтар 18:09

26 март: сәхәр тәмам 3:18, ифтар 18:11

27 март: сәхәр тәмам 3:15, ифтар 18:13

28 март: сәхәр тәмам 3:12, ифтар 18:15

29 март: сәхәр тәмам 3:09, ифтар 18:17

35 мәчеттә таравих вакытында Изге Коръәнне тулысынча хатем кылачаклар

Рамазан ае дәвамында Казан һәм Татарстан мәчетләрендә күмәк таравих намазлары укыла. Кайбер мәчетләрдә шулай ук хатем кылу – таравих вакытында Изге Коръәнне тулысынча уку оештырылачак. Бер ай эчендә Коръәнне тулысынча уку – мөселманнар өчен сөннәт гамәл булып тора һәм зур саваплы эш дип санала. Мәчетләр исемлеге:

Фото: © Салават Камалетдинов

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары:

«Нур-әл Ислам» мәчете (Төньяк бистәсе, Муса Бигиев ур., 36);

«Тәүфикъ» мәчете (Дәвалау ур., 7);

«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66А);

«Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3к2);

«Өмет» мәчете (Борисоглебский бистәсе, Мәктәп ур., 4А);

«Фатиха» мәчете (Кадышево бистәсе, Рихард Зорге ур., 2А);

«Рәхмәтулла» мәчете (Симонов ур., 2).

Киров һәм Мәскәү районнары:

«Ярдәм» мәчете (Серов ур., 4А);

«Сөләйман» мәчете (Ютазы ур., 8);

«Бишбалта» мәчете (Кызыл Армия ур., 27);

«Әхмәдзәки» мәчете (Осиновский тыкрыгы, 16А);

«Миргазиян» мәчете (Декабристлар ур., 111).

Совет районы:

«Әхтәм» мәчете (Киндери бистәсе, Азин ур., 101А);

«Гаилә» мәчете (Җәүдәт Фәйзи ур., 2);

«Рәшидә» мәчете (Вознесенское бистәсе, Чәчәкле ур., 24);

«Сәләх» мәчете (Мамадыш тракты, 18);

«Валидайн» мәчете (Тамчы ур., 42);

«Шәрафетдин» мәчете (Җиләкле ур., 6Д);

«Бохара» мәчете (Ерак бистәсе, Бохара ур., 3А).

Вахитов һәм Идел буе районнары:

«Кол Шәриф» мәчете (Казан Кремле, 13);

«Зәңгәр» мәчете (Фатыйх Кәрим ур., 19/8);

«Галеев» мәчете (Габдулла Тукай ур., 40/22);

«Кабанарты» мәчете (Хади Такташ ур., 26);

«Әмәт» (Әмәт бистәсе, Дача ур., 3А);

«Ирек» мәчете (Федосеев ур., 5);

«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48А);

«Әниләр» мәчете (Газовая ур., 18);

«Әл-Иман» мәчете (Магистраль ур., 22);

«Ал Таң» мәчете (Габдрахим Утыз Имәни исемендәге, Дубравная ур., 2В);

«Рөстәм» мәчете (Хороводная ур., 58);

«Әтиләр» мәчете (Кояшлы бистәсе, Күлбаш ур., 13);

«Хөзәйфә» мәчете (Юлиус Фучик ур., 52, 1 корп.);

«Розовая» мәчете (Мазит Гафури ур., 67);

«Мәрҗәни» мәчете (Каюм Насыйри ур., 17);

«Иман энҗесе» мәчете (Вишневский ур., 12).

Мәчетләр исемлеге тулыланырга мөмкин.

Фитр һәм фидия садакасы

Быел «алтын нисаб» 720 мең сум итеп билгеләнгән. Бу күләмгә ирешкән мөселманнар 2,5 процент күләмендә зәкят чыгарырга тиеш. «Көмеш нисаб» 57 мең сум тәшкил итә. Аңа ирешкән һәр мөселман 200 сум фитр-садака бирергә бурычлы. Ә «алтын нисаб» ияләре өчен фитр-садака күләме – 1100 сум. Сәламәтлеге аркасында уразаны тота алмаганнар өчен 1 көнлек фидия күләме – 400 сум.

Фитр һәм фидия садакасы кемнең кесәсенә керә?

Кайбер кешеләр, фитр һәм фидия садакасын хәзрәтләргә бирелә, дип саный. Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев фикеренчә мондый фаразлар гыйлем җитмәгәнлектән туа. «Фитыр һәм фидияне бары тик фәкыйрьләр, мескеннәр һәм мохтаҗлар гына ала. Ул беркемнең кесәсенә дә керми. Әле мәчеттәге тартмага садака салсагыз да, ул бары тик утка яисә газга гына (ред. – түләү өчен) тотыла», – диде ул матбугат очрашуында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100