Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2025 елда ял көннәре күбрәк булачак (Яңа елда 11 ял көтелә)

news_top_970_100
2025 елда ял көннәре күбрәк булачак (Яңа елда 11 ял көтелә)

2025 елда 118 ял көн һәм 247 эш көне көтелә. Яңа ел бәйрәмнәрендә 11 көн ял көтелә, дип яза РБК. 2024 ел кәбисә ел булу сәбәпле, 1 эш көне күбрәк иде.

Январь – 17 эш көне, 14 ял һәм бәйрәм. 1 гыйнвардан 8енә кадәр ял булачак. Беренче эш атнасында нибары 2 генә эш көне булачак – 9, 10 гыйнвар.

Февраль – 20 эш көне, 8 ял һәм бәйрәм. 23 февраль якшәмбегә туры килү сәбәпле, тагын 1 көн ял барлыкка килә, аны 8 майда ял итәчәкбез.

Март – 21 эш көне, 10 ял һәм бәйрәм. 8 март шимбәгә туры килү сәбәпле, тагын 1 ял барлыкка килә, ул 13 июньгә күчерелә. 7 март – кыска эш көне.

Татарстанда Ураза бәйрәме – 30 март (якшәмбе). Якшәмбе ялы күчерелми – бөтен Россиядәге кебек ял итәбез.

Апрель – 22 эш көне, 8 ял. 30 апрель – кыскартылган эш көне.

Май – 18 эш көне, 13 бәйрәм һәм ял. Майда ике 4 көнлек ял көтелә.

1, 2, 3, 4 май ял итәбез (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр).

8, 9, 10, 11 май ял итәбез (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр).

Июнь – 19 эш, 11 бәйрәм һәм ял.

11 июнь – кыскартылган эш көне. Аннары 4 көн ял – 12, 13, 14, 15 ял (пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр).

Татарстанда Корбан бәйрәме – 6 июнь (җомга), шуңа күрә 6, 7, 8 – өч көнлек ял барлыкка килә.

Июль – 23 эш көне, 8 ял. Июль – эш көннәре буенча иң күп айларның берсе.

Август – 21 эш көне, 10 ял.

Республика көне – 30 август (шимбә).

Сентябрь – 22 эш көне, 8 ял.

Октябрь – 23 эш көне, 8 ял.

Ноябрь – 19 эш көне, 11 ял һәм бәйрәм.

1 ноябрь – кыскартылган эш көне. 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр – 6 көнлек эш атнасы. Аннары 3 көн ял – 2, 3, 4 ноябрь.

Татарстан Конституциясе көне – 6 ноябрь (пәнҗешәмбе).

Декабрь – 22 эш көне, 9 бәйрәм һәм ял.

Соңгы эш көне – 30 декабрь. 31 декабрь – ял көн.

Кайсы яллар кая күчерелә:

4 гыйнвар (шимбә) – 2 майга (җомга)

5 гыйнвар (якшәмбе) – 31 декабрьгә (чәршәмбе)

23 февраль (якшәмбе) – 8 майга (пәнҗешәмбе)

8 март (шимбә) — 13 июньгә (җомга).

1 ноябрь (шимбә) — 3 ноябрь (дүшәмбе).

Кыскартылган эш көннәре:

7 март, җомга

30 апрель, чәршәмбе

11 июнь, чәршәмбе

1 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне)

Татарстандагы бәйрәм көннәр:

Ураза бәйрәме – 30 март (якшәмбе), Корбан бәйрәме – 6 июнь (җомга), Республика көне – 30 август (шимбә), Татарстан Конституциясе көне – 6 ноябрь (пәнҗешәмбе).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100