2025 елда тотылган автомобильләр тагын ничә процентка кыйммәтләнергә мөмкин?

2025 ел ахырына кадәр тотылган автомобильләр 20-30% ка кыйммәтләнергә мөмкин. Мондый «бәяләр сикерешенә» утилизация өчен акча җыю (утильсбор) йогынты ясаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» га автоюрист Лев Воропаев.
Ул билгеләп үткәнчә, кайбер гражданнар элек кулланышта булган автомобильләрне чит илдән алып кайталар.
«Бездә нигездә өч елдан өлкәнрәк автомобильләр кертелә, чөнки анда таможня пошлиналарын түләү отышлырак. Шуңа күрә утильсборның артуы да мондый автомобильләр бәясендә чагылыш табачак. Якынча бәяләүләр буенча, бәяләр үсеше 20дән 30% ка кадәр тәшкил итәчәк. Утильсбор моңа көчле йогынты ясаячак, дип уйлыйм", - диде агентлык әңгәмәдәше.
10 яшьтән 15 яшькә кадәрге автомобильләргә бәяләр шундый ук тенденциягә дучар булачак.
"Алар да базар тенденцияләренә дучар булачак. Ягъни, әгәр барлык автомобильләр дә кыйммәтләнә икән, иске автомобильләр дә кыйммәтләнәчәк. Базар үзенекен ала", - дип билгеләде автоюрист.
"Әгәр Үзәк банк ставкасы берничек тә үзгәрмәсә, сатулар хәзерге дәрәҗәдә калачак. Кредит акчалары бик үк уңайлы булмау сәбәпле, гражданнарның транспорт чараларын сатып алу мөмкинлекләре бик нык кими. Мин агымдагы ставка вакытында сатуларның ниндидер артуы булыр дип уйламыйм", - дип йомгаклады ул.