news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елда Татарстанда реаль эш хакы 9,7%ка арткан

news_top
2025 елда Татарстанда реаль эш хакы 9,7%ка арткан
Фото: © «Татар-информ»

2025 елның гыйнвар – декабрь айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең (кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп) реаль эш хакы, 2024 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 9,7% ка арткан. Бу Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисадый үсеше турындагы докладтан күренә.

2025 елның гыйнвар – декабрь айларында уртача айлык номиналь эш хакы 90 515,0 сум тәшкил иткән. Ул узган ел белән чагыштырганда 20,0% ка арткан.

Шул ук вакытта, декабрь аенда гына татарстанлыларның реаль эш хакы узган елның шул ук чорына карата 6,5% ка үскән. Ноябрь ае белән чагыштырганда үсеш 25,8% тәшкил итә – бу, мөгаен, Яңа ел премияләре нәтиҗәседер.

Үз чиратында, республикада яшәүчеләрнең номиналь эш хакы декабрьдә еллык исәптә 13,6% ка, ә айлык исәптә 26,4% ка арткан.

  • Номиналь хезмәт – кулга бирелгән яки картага күчерелгән конкрет акча суммасы. Ул хезмәт килешүендә языла һәм инфляцияне (бәяләр үсүен) исәпкә алмый.
  • Реаль хезмәт хакы – номиналь эш хакына күпме товар һәм хезмәт сатып алып булуын күрсәтүче күрсәткеч. Ул инфляцияне исәпкә алып исәпләнә. Ягъни, бу – сатып алу сәләте.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар