news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елда Татарстан халкы мошенникларга 6 млрд сумга якын акча биргән

news_top
2025 елда Татарстан халкы мошенникларга 6 млрд сумга якын акча биргән
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

2025 елда Татарстан халкы мошенникларга 5,9 млрд сум акча биргән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Интернет ярдәмендә Россия халкыннан акча урлау буенча тулы бер мошенниклык схемалары хәзер Украинада тупланган», – диде ул.

Шул ук вакытта мондый җинаятьләр саны берничә ел эчендә беренче тапкыр кими башлаган. Сатретдинов сүзләренчә, моның сәбәбе «сим-боксларны» законсыз файдаланган өчен, шулай ук финанслар белән законсыз операцияләр башкару максатыннан хисапларга керү мөмкинлеген тапшырган өчен җаваплылык кертү булган.

Ул шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының башка ведомстволар белән бергәләп мондый җинаятьләргә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар күрүе турында сөйләде. Әйтик, мәгълүмати җинаятьләр буенча бүлек идарәгә үзгәртелде һәм хезмәткәрләрнең штат санын арттырды, ә 2025 елда берничә елга беренче тапкыр IT-җинаятьләр саны кими башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар