news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елда Россиядә кайсы даруларны ташлама белән алып була?

news_top
2025 елда Россиядә кайсы даруларны ташлама белән алып була?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2025 елда ташламалы категорияләрдәге гражданнар ташлама белән яисә бушка алырга мөмкин булган яшәү өчен кирәкле дарулар исемлеге 18 төрле медикаментка артты. «АиФ»ка сенатор Ольга Епифанова билгеләп үткәнчә, исемлеккә барлыгы 800 дару кертелгән.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, минималь пенсия алучы пенсионерлар өчен даруларга 50% ташлама, шулай ук медикаментларны бушлай яки ташлама белән алырга мөмкин булган Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары өчен махсус шартлар саклана, хәтта элегрәк социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан булсалар да. 2025 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында дарулар белән тәэмин итүгә 1728,5 сум җыелмасыннан 1331,3 сум бүлеп биреләчәк», – дип аңлатты сенатор.

Епифанова аныклаганча, препаратларның конкрет исемлеге һәм аларны алу тәртибе төбәккә бәйле рәвештә аерылырга мөмкин. Сенатор ташламалы дарулар белән тәэмин итү хокукына ия булганнарга актуаль мәгълүматны һәм программаның шартларын төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында ачыкларга тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар