2025 елда банкларда кертемнәре булучыларның күпчелегенә керемгә салым түләргә туры килмәячәк. Салым ничек исәпләнүе һәм 2026 елда нинди үзгәрешләр көтелүе турында «Прайм» агентлыгына Россия икътисад университеты доценты Юлия Коваленко сөйләгән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«2025 елда 2024 елда алынган керемнәр өчен салым түләнә. Салым алынмый торган минимум булып 210 мең сум тора, чөнки Үзәк Банкның максималь төп ставкасы ул чорда 21 процент тәшкил итте. Бу суммадан тыш алынган барлык керемгә 13 яки 15 процентлы ставка буенча салым салыначак», – дип аңлатты эксперт.
Мисалда бу болай күренә: әгәр гражданның барлык кертемнәре буенча гомуми процент кереме 280 мең сум тәшкил итсә, салым 70 мең сумга гына салыначак (280 000 – 210 000).
2024 елның икенче яртысында төп ставканың кимүе 2025 елда түләнергә тиешле салым суммасында чагылыш тапмаячак. Лимит 1 ел эчендә Үзәк банк ставкасының максималь күрсәткече буенча исәпләнә, ә ул 21 процент тәшкил итте.
2026 елда нәрсә үзгәрәчәк?
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә физик затларның кеременә салымның (НДФЛ) 5 баскычлы шкаласы гамәлдә. Ул 2025 ел өчен салымнарны исәпләгәндә кулланылачак, ә аның буенча 2026 елда түләргә кирәк булачак:
- гомуми керем 2,4 млн сумга кадәр булганда – ставка 13 процент;
- 5 млн сумга кадәр – 15 процент;
- 20 млн сумга кадәр – 18 процент;
- 50 млн сумга кадәр – 20 процент;
- 50 млн сумнан артык – 22 процент.
Бу прогрессив шкала кертемнәр буенча процент керемнәре өчен дә кулланылачак.
Юлия Коваленко шулай ук түләү сроклары турында кисәтте: «Федераль салым хезмәтеннән хәбәрләр Федераль салым хезмәте сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинетына яки дәүләт хезмәтләре порталына килә. Салымны хәбәр алынган көннән алып 30 көн эчендә түләргә кирәк. Югыйсә пеня һәм штраф санкцияләре исәпләнәчәк».