news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2025 елда кертемнәр буенча керем өчен салым исәпләү тәртибе

news_top
2025 елда кертемнәр буенча керем өчен салым исәпләү тәртибе
Фото: © «Татар-информ» архивы

2025 елда Россия кешеләре 2024 елда кертемнәр буенча керемнәр өчен салым түләячәк. Депозитлар буенча 300 мең сум керем булганда 11 мең сумнан артык салым түләргә туры киләчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты, икътисад фәннәре кандидаты Игорь Балынин сөйләде, дип яза «Газета.Ru».

Аның сүзләренчә, 2025 елда салым күләме ике факторга – кертемнәр буенча керем суммасына һәм төп ставкага бәйле. 1 млн сум һәм төп ставка тапкырчыгышыннан исәпләнгән суммага физик затлар кереме салымы салынмый.

«Төп ставка күрсәткече алдагы календарь елында һәр айның беренче числосына булган иң зур күрсәткеч арасыннан сайлана. 2024 елда максималь күрсәткеч 21 процент тәшкил итте. Шуңа күрә кертемнәр буенча 210 мең сумга кадәр керемнәргә физик затлар кереме салымы салынмый. Әгәр кертемнәр буенча керемнәр, мәсәлән, 300 мең сум булса, ул вакытта 210 мең сумнан артып киткән суммага, ягъни 90 мең сум өчен салым түлисе була. Салым 11,7 мең сум тәшкил итәчәк», – дип аңлатты икътисадчы.

Аның сүзләренчә, гражданнарга салым хезмәтенә бернинди дә декларация тапшырырга кирәкми. Салым түләүченең шәхси кабинетына хәбәр килә. Кертемнәрдән кергән керем өчен салымнарны 2025 елның 1 декабреннән дә соңга калмый түләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар