
2022-2023 елларда РФ Хөкүмәте кайбер машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакытын озайтты, дип хәбәр итә autonews.ru сайты.
2025 елда аларны кемнәргә алыштырырга кирәк булачак?
2022 елда гамәлдә булу вакыты 2022-2023 елларда тәмамланган машина йөртү таныклыкларының срогы тагын 3 елга озайтылды. 2023 елда бу чор тагын арттырылды, һәм аңа таныклыкларының гамәлдә булу вакыты 2024 һәм 2025 елларда тәмамланган автомобильчеләр керде.
Димәк, 2025 елда иң беренче булып срогы 2022 елда тәмамланган машина йөртү таныклыкларын алыштырырга кирәк.
Машина йөртүчегә таныклыкны алыштыру датасын билгеләү өчен, «права»ның срогы тәмамлану датасыннан 3 ел санарга кирәк. Мәсәлән, әгәр таныклык срогы 2022 елның 20 октябрендә тәмамланган икән, димәк, таныклыкны алыштыру өчен, документларны 2025 елның 20 октябренә кадәр тапшырырга.
Машина йөртү таныклыгын ничек алыштырырга?
Машина йөртү таныклыгын алыштыруга гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы, шулай ук күпфункция үзәк яки ЮХИДИ аша бирергә мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре аша гариза биргәндә машина йөртүчегә кирәкле документларны тапшыру өчен ЮХИДИ бүлегенә шәхсән килергә туры киләчәк.
Документларны ЮХИДИ һәм күпфункцияле үзәк бүлекчәләрендә кабул итәләр. Машина йөртүче алдан язылып тормаса да була. Бүлеккә уңайлы вакытта килү дә җитә. ЮХИДИга мөрәҗәгать итүче яңа таныклыкны мөрәҗәгать иткән көнне үк алачак. Күп функцияле үзәккә таныклык алу өчен берничә көннән тагын килергә кирәк булачак.
Таныклыкны алыштыру өчен нинди документлар кирәк?
- гариза;
- машина йөртү таныклыгы;
- РФ гражданины паспорты;
- 003 нче В/у формасы буенча медицина белешмәсе;
- дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция.