
«Numbeo» журналы тикшеренүчеләре төрле дәүләтләрдә җинаятьчелек дәрәҗәсен бәяләгән. Иң куркыныч илләр исемлегендә беренче урында – Венесуэла. Әлеге мәгълүматларны «Лента.Ру» сайты яза.
Венесуэлада җинаятьчелек индексы – 80,7, ә иминлек индексы нибары 19,3 булган. Рейтингның икенче урынында Папуа – Яңа Гвинея (җинаятьчелек – 80,3, иминлек – 19,7). Өченче урында Гаити (җинаятьчелек – 78,9, иминлек – 21,1).
Иң куркыныч илләр унлыгына шулай ук Әфганстан, Көньяк Африка Республикасы, Гондурас, Тринидад һәм Тобаго, Сирия, Ямайка һәм Перу кергән. Ә Россия исә – 97 урында.
Алдарак, зәңгәр күзле һәм аксыл чәчле туристлар өчен иң куркыныч ил дип Иранны атаганнар иде. Мондый кыяфәтле чит ил кешесенә кулга алыныр өчен хәтта ниндидер җинаять кылырга да кирәкми.