news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2024 елгы беренче кар видеолары

news_top

Казанда бүген беренче кар яуды. «Иптәшләр Татарлар» телеграм-каналы Казандагы карлы яңгыр күренешен урнаштырган.

«Маш иптәш» каналы да, кар атышып уйнарга дип, бияләйләрен әзерләп куйган.

Татарстанда беренче кар быел 30 октябрьдә яуды. Лениногорск районының телеграм-каналында шушы күренеш белән уртаклаштылар:

Лениногорскидан тыш, Бөгелмәдә дә кар яуды инде.

Инде бу атнада ук Татарстанда көннәр кисәк суытачак.

Былтыр бу вакытта республикада урыны белән кар яткан булган. КФУ метеорологы Юрий Переведенцев искә төшергәнчә, һава температурасы да узган елны бу көннәрдә минус тамгасында булган.

«Бу атнаның икенче яртысында Россиянең Европа өлешендә Арктик агым көтелә, температура төшәчәк, кар катыш явым-төшем була», – дип кисәтте метеоролог.

3 ноябрьдән соң республикада һава торышы сизелерлек начарлана: төнлә температура төшәчәк, ә көндез кар һәм яңгыр явачак, бозлавык була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар