Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2024 елга фаразлар: чит ил аналитиклары фикеренчә, ел нинди булыр?

news_top_970_100
2024 елга фаразлар: чит ил аналитиклары фикеренчә, ел нинди булыр?

«Financial Times» ел азагында фаразлар ясый. Шулай итеп, 2024 елдан ниләр көтәргә?

  • АКШ һәм Европа берлеге Украинага ярдәм итүне дәвам итәчәк, әмма, сайлауларга бәйле рәвештә, ул саегырга мөмкин. Хәрби уңышка ирешеп булмау сәбәпле, Украинага басым ясалачак.
  • Дональд Трамп АКШ президенты итеп сайланмаячак, Байден кабат сайланачак.
  • Израиль белән ХАМАС арасындагы каршылык Якын Көнчыгыштагы зур сугышка әйләнмәячәк.
  • Кытай Тайваньга һөҗүм итмәячәк.
  • АКШта икътисады кризис булмаячак.
  • Кытайда икътисади үсеш тукталмаячак.
  • 2024 ел 2023 елга караганда күпкә җылырак булачак.
  • Илон Маскның X (Twitter) челтәре бөлгенлеккә чыгачак.
  • Европа берлегенә Урсула фон дер Ляйен кабат президент итеп сайланачак.
  • Кейр Стармер Бөекбритания премьеры итеп сайланачак.
  • Альтернатив электроэнергия җитештерү чыганаклары күмерне кысрыклап чыгара алмаячак.
  • Аргентина икътисадын долларга бәйләмәячәк.
  • Артык авырлыкка каршы дарулар сата торган «Novo Nordisk» ширкәте Европаның иң бай компаниясенә әйләнәчәк.

Бу фаразлар чынга ашарга мөмкинме-юкмы, дип уйлаучыларга – 2023 елга булган фаразларны укыгыз (2022 ел азагында чыккан иде).

  • 2023 елда Украинада конфликт дәвам итәчәк, килешү булмаячак.
  • Европада энергетика белән бәйле кризис булачак, электроэнергияне өзүләр булуы бар (бу чынга ашмады).
  • Риши Сунак Бөекбритания премьеры булып кала (2022 елда «ул озак утырмас» дигән фаразлар булган иде).
  • АКШ процент ставкаларын төшермәячәк.
  • Байден президентлыкка кандидатурасыннан баш тартмаячак.
  • Трампка яңа гаепләүләр булачак (бу чынга ашты).
  • Кытай икътисады ныгыячак – 5 процентка арту күзәтеләчәк (2023 елның 3 кварталы буенча нәтиҗә ясаганда, арту 5,2 процент булган).
  • Кытай Тайваньга һөҗүм итмәячәк.
  • Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркиядә президент итеп сайланачак. (Эрдоган май аенда президент итеп кабат сайланды).
  • Иранда протестлар тынмаячак (Чынга ашты – Иранда соңгы зур протест 18 ноябрьдә булды – Хомейн шәһәрендә аятолла Хомейни йортына ут төрттеләр, Сахна шәһәрендә демонстрация булды).
  • Twitter (Х) челтәре ябылмаячак.
  • Күп кенә Африка илләре дефолт игълан итәчәк. (Бу чынга ашмады – бары тик бер ил, Эфиопия генә, бурычлары түләп бетерә алмаслык зур булу сәбәпле, дефолт игълан итте).
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100