Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2024 елда ял көннәре

news_top_970_100
2024 елда ял көннәре
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

2024 елга россиялеләр өчен бәйрәм һәм ял көннәре расланды. Тиешле карарга илнең премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

2024 елда россиялеләр 1-8 гыйнварда, 23-25 февральдә, 8-10 мартта, 28 апрельдән 1 майга кадәр, 9-12 майда, 12 июньдә, 3 һәм 4 ноябрьдә, 29-31 декабрьдә ял итәчәк.

6 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, бәйрәм көннәре 10 майга һәм 31 декабрьгә күчереләчәк. Шулай ук эшләми торган көннәр 27 апрельдән 29 апрельгә, 2 ноябрьдән 30 апрельгә, 28 декабрьдән 30 декабрьгә күчерелә, дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан халкын өстәмә бәйрәмнәр көтә. Алар арасында Республика көне (30 август), ТР Конституциясе көне (6 ноябрь). Ай календаре һәм традицияләр буенча Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлануга туры килгән көннәр ТР Рәисе Указы белән билгеләнә.

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100