news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2024 елда Россиядә иң эссе җәй булачак

news_top
2024 елда Россиядә иң эссе җәй булачак
"Татар-информ" архивы

Быелгы җәй Россиядә һава торышын күзәтүләр тарихында иң эссе җәй булачак. Синоптиклар фаразлаганча, инде июнь аенда ук температура нормадан 7 градуска югары булыр, дип көтелә. Бу хакта «Известия» сайты яза.

Мәскәүдә, Тверьдә, Калугада, Калининградта 35 градус эссе була, дип фаразлана. Шулай Ерак Көнчыгышта, Уралда, Төньяк Кавказ республикаларында, Себердә, Идел буе округы төбәкләрендә дә температура рекордлары булачак.

Климатка Эль-Ниньо җылылык күренеше тәэсир итәчәк. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, һава торышы аномалияләре бөтен дөньяда булыр, дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар