Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2024 елда пенсионерларга, эшсезләргә һәм әти-әниләргә нинди пособиеләр түләнәчәк?

news_top_970_100
2024 елда пенсионерларга, эшсезләргә һәм әти-әниләргә нинди пособиеләр түләнәчәк?
"Татар-информ" архивы

«Госуслуги» белгечләре хәбәр иткәнчә, авыр тормыш хәлендә калучыларга дәүләттән һәм эш урыныннан пособиеләр билгеләнергә мөмкин. Мәсәлән, пенсионерларга, ата-аналарга, эшсезләргә түләнә, дип яза «Про Город» порталы.

Эшсезлек буенча

Беренче 3 айда минимум – 1611, максимум – 13 738,61 сум, аннан соңгы 3 айда – 5370 сум.

Бердәм пособие

Гаиләнең кереме аз яки башка мохтаҗлыклары булганда, балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты.

Иждивенецлар өчен пенсионерларга пособие

Һәм иждивенец өчен пенсиянең 3/1 өлеше. 2024 елда эшләмәүче пенсионерларга – 2711,63 сумнан 8134,88 сумга кадәр, эшләүче пенсионерларга индексацияне исәпкә алмыйча.

Инвалидлык булганда айлык түләү

I группа инвалидларга – 5324,84.

II группа инвалидларга, инвалид балаларга – 3802,78 сум.

III группа инвалидларга – 3044,15 сум.

Җирләү өчен

Җирләүләрне түләгән туганына яки башка кешегә 8370,20 сум. Вафат булган кешенең эш урыныннан теркәргә кирәк. Эшләмәүче пенсионерлар өчен «Госуслуги»да теркәлә.

Инвалид бала караган өчен

18 яше тулмаган инвалид баланың яки тумыштан I группа инвалид булган кешенең әтисенә яки әнисенә яисә опекунына 10 мең сум.

Җитештерүдә бәхетсезлек очраклары булганда

Эшкә сәләтлелекне югалту дәрәҗәсенә карап, 141 480 сумга кадәр – монысы 1 тапкыр түләнә. Ай саен 108 1784 сумга кадәр билгеләргә мөмкиннәр. Бу түләүләрне СФР билгели.

Уллыкка бала алганда

Инвалид баланы, 7 яшьтән зуррак баланы яки бер-берсенә туганнар булган балаларны уллыкка алганда, 187 996,90 сум түләнә.

Призывник гаиләсенә

Авырлы хатынына 38 963,47 сум – бердәм түләү. Баласына 3 яшь тулганчы ай саен 16 698,63 сум түләнә.

Эштә кыскартылганда яки компания ликвидацияләнгәндә

Яңа эшкә урнашу вакытына бәйле рәвештә, бердән өчкә кадәр уртача айлык хезмәт хакы түләнә. Моны эш бирүче түли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100