Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2024 елда шәхси эшмәкәрләр өчен үзгәрешләр кертелә: мәҗбүри «страховой взнос» арта

news_top_970_100
2024 елда шәхси эшмәкәрләр өчен үзгәрешләр кертелә: мәҗбүри «страховой взнос» арта

2024 елда шәхси эшмәкәрләр – «индивидуальный предприниматель»ләр өчен үзгәрешләр кертелә.

Гадиләштерелгән салым системасы (УСН – упрощенная система налогообложения) кулланучының лимиты арта. УСН куллану өчен еллык табыш 265,8 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Әмма еллык табыш 199,35 меңнән артканда, «Доходы» буенча салым стандарт 6 проценттан – 8 процентка, «Доходы минус расходы» юнәлешендә 15 процентта 20 процентка арта.

2024 елда шәхси эшмәкәрләр өчен взнослар арта – бу сумма 49500 сум тәшкил итәчәк. Бу 2023 елгыга караганда 3658 сумга артыграк. Элеккечә, 300 мең сумнан артыграк табыш өчен гомуми табышның 1 проценты түләнә, әмма 277571 сумнан да артыграк түгел. «Страховой взнослар»ның максималь күләме – 327071 сум.

Шәхси эшмәкәрләр өчен хисап тоту үзгәрә. Керем һәм чыгым кенәгәсе – «Книга учета доходов и расходов» формасы үзгәрә. Аны барлык эшмәкәрләр дә алып барырга тиеш. Аны алып бармаган, яки дөрес тутырмаган өчен 10 мең сум штраф салынырга мөмкин.

Декларация бланкы үзгәрә.

Хезмәткәрләр өчен хисап формалары үзгәрә.

Хезмәткәрләр өчен «страховой взнос» суммасы үзгәрә. Хезмәт хакының минималь суммасы – МРОТ 19242 сум. Эшмәкәрләр хезмәткәрләр өчен МРОТ суммасы өчен 30 процент күләмендә взнос түли, бу суммадан арткан сумма өчен – 15 процент.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100