Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2023 елда туристлар кунакханәләрдән иң күбе нәрсә урлаган?

news_top_970_100
2023 елда туристлар кунакханәләрдән иң күбе нәрсә урлаган?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2023 елда сөлгеләр һәм халатлар урланган әйберләр рейтингында беренче урында тора. Иң азы – туристлар кунакханәләрдән мини-суыткычлар урлаган. Бу хакта «Wellness Heaven» кунакханә порталы Европа отельерлары сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Аргументы и факты».

Сервис сорауларына Германия, Австрия, Италия, Бөекбритания, Нидерланд һәм Швейцариядән 4* һәм 5* категорияле кунакханәләрдә ял иткән 1400 турист җавап биргән.

Туристлар кунакханәләрдән нәрсә урлый?
Кунакханә хезмәткәрләре арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, кунаклар күбесенчә түбәндәге әйберләрне урлый:

  • сөлгеләр (күбесенчә зур) 79%;
  • халатлар 66,4%;
  • элгечләр 49,8%;
  • ручка 41,8%;
  • косметик кирәк-яраклар 36,5%;
  • пультлардан һәм электрон сәгатьләр батареялары 30,4%;
  • ашханә приборлары 27,5%
  • сәнгать әсәрләре һәм берәр нинди декор 24,4%;
  • планшетлар 18,3%;
  • одеяллар (покрывала) 18%;
  • мендәрләр 16,1%
  • тарелка 12,3%;
  • кофе машиналары 11,4%;
  • идарә итү пультлары 10,4%;
  • феннар 9,5%;
  • телевизорлар 8,9%;
  • электр лампочкалары 7,2%;
  • матраслар 6,6%;
  • лампалар 4,1%
  • телефоннар 3,4%;
  • мини-суыткычлар 3,3%.

Дүрт һәм биш йолдызлы кунакханәләрдә торучылар арасында нинди аерма бар?
Статистика күрсәткәнчә, 5 йолдызлы кунакханәләрдә яшәүчеләр, үзләре белән, 4 йолдызлы кунакханәләрдә ял иткән туристларга караганда кыйммәтрәк әйберләр алып китәләр.

«5 йолдызлы кунакханәләрдә планшет компьютерларын урлау ихтималы 4 йолдызлы кунакханәләргә караганда 6 тапкыр күбрәк. Нәкъ шулай ук мондый кунаклар арасында популяр объектлар булып сәнгать әсәрләре (урлау ихтималы 4,3 тапкыр югарырак), телевизорлар (4,9 тапкыр), шулай ук «дүртле»гә караганда 5,4 тапкыр ешрак матрас урлыйлар, бу – шактый гаҗәп», – диелә тикшеренүдә.

Шул ук вакытта 4* категорияле кунакханәләрдә сөлгеләр һәм элгечләр, шулай ук батарея урлау (аларны 5* кунакханәләргә караганда 2,8 тапкыр ешрак урлыйлар) һәм дистанцион идарә пультлары (5* объектларга караганда 4,4 тапкыр ешрак) аеруча ихтыяҗ белән файдалана. Моннан тыш, мондый номерлардан 2,5 тапкыр ешрак мини-суыткычлар чыгарыла. Өстәвенә, мини-суыткычларны урлау быел гына тренд булды, дип билгеләп үтә отельерлар.

Кунакханәләрдә иң гадәти булмаган урлаулар нинди?
2023 елның иң гадәти булмаган урлау рейтингына отельерлар түбәндәгеләрне кертте:

  • сантехника. Германиядә туристлар душ өчен насадка, унитаз утыргычы, су агымы торбасы һәм хәтта раковинаны да алып чыга алганнар;
  • рояль. Италия кунакханәләренең берсендә 3 кеше вестибюльдән рояль алып чыккан;
  • ишеккә ябыштырылган номер. Англиядә ир-ат ишектән номерны алган;
  • эскәмия. Ял итүчеләр Австрия кунакханәсенең саунасыннан нарат агачыннан ясалган берничә эскәмия алып чыкканнар;
  • HiFi системасы. Германиядә караклар төн эчендә спа-зонадагы кунакханәнең бөтен стереосистемасын сүтәләр, ә иртән аны билгесез юнәлештә машинада алып китәләр;
  • чәчәкләр. Мальдив курортларының берсендә җитәкчек атна саен яңа чәчәк композицияләре сатып алырга туры килүенә зарлана, чөнки аларны туристлар даими рәвештә алып китәләр.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100