Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2022 елда дөньяда 67 журналист үтерелгән

news_top_970_100

Журналистларны яклау комитеты 2022 елны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре иң күп үлгән ел, дип атады. Комитет исәпләгәнчә, 2022 елда дөньяда 67 журналист һәм матбугат чаралары хезмәткәрләре вафат булган – бу гадәттән тыш югары күрсәткеч. Ул 2021 ел күрсәткеченнән 50 процентка артыграк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Комитетта әйтүләренчә, 41 журналист һөнәри бурычын үтәгәндә үтерелгән. Тагын 26 үлем хәзерге вакытта тикшерү стадиясендә, хокук саклау органнары журналистларның үлеме хезмәтләре белән бәйле булу-булмавын тикшерә.

Журналистларның иң күбе 3 илдә – Украинада (15), Мексикада (13) һәм Гаитида (7) үтерелгән. Һәм бу – журналистика тарихында әлеге илләр өчен иң югары күрсәткеч. Мексикада наркотрафик белән бәйле җинаятьчелек таралган, Гаити дөньяның иң ярлы илләренең берсе. 

Мексикада һәм Гаитида репортерларны үтерүдә гаепле булган күпчелек кешеләр җаваплылыкка тартылмаган. Мексика бу исемлектә беренче урында тора.

Комитетта әйтүләренчә, корбаннарның күпчелеге Колумбиядәге җинаятьчелекне һәм ришвәтчелекне, Чадтагы, Израильдагы һәм оккупацияләнгән Палестина территориясендәге, шулай ук Мьянмадагы, Бразилиядәге, Төркиядәге һәм Америка Кушма Штатларындагы сәяси тәртипсезлекләрне күрсәтә. Бу илләрдәге репортерларның һәлак булуы хәтта демократик булып саналган илләрдә дә матбугат дучар булган янауларның масштабын күрсәтә.

Комитет журналистларның эше белән бәйле булган үлемнәрнең 3 төрен карый: иң күп үлем очраклары – репортаж өчен үч алып максатчан рәвештә үтерүләр, сугышта яки атышта һәм башка төрле куркыныч биремнәрдә һәлак булучылар.

Тәрҗемәчеләрнең, машина йөртүчеләрнең һәм сакчыларның да үлеме тикшерелә.

Ә Украинага килгәндә исә, 2022 елда илдә кимендә 15 журналист үтерелгән. Комитет фикеренчә, аларның 13е фактлар җыйганда үтерелгән, ә калган 2сенең үлеме әле тикшерелә.

Журналистларны яклау комитеты – Нью-Йорктагы коммерцияле булмаган бәйсез оешма.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, 2022 елның 20 октябрендә Херсон кичүендә Украина ракетасы һөҗүмендә Россия журналисты һәм продюсер Олег Клоков һәлак булган.

2022 елның 1 октябрендә Калининградтагы RuBaltic.Ru басмасы журналисты Алексей Ильяшевич Авдеевка янындагы бәрелешләрдә һәлак булган.

2022 елның 14 июненә каршы төндә Украинада махсус хәрби операция вакытында Россия Хәрби журналисты, полковник, Россия Гвардия массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеш департаментының 1нче бүлегенең мәгълүмати җавап бирү төркеме башлыгы Сергей Постнов һәлак булды. Ул Харьков өлкәсендә һәм Луганск Халык Республикасында торак пунктларны азат итүне яктырткан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100