2020 елда Яңа елга, 8 мартка, май бәйрәменә ничек ял итәбез - календарь
2020 елда Яңа елга, 8 мартка, май бәйрәменә ничек ял итәбез - календарь
Россия Хезмәт министрлыгы 2020 елда ял көннәрен күчерү турында карар проектын тәкъдим итте. Әлеге документ хокукый-норматив актлар рәсми сайтында урнаштырылган.
Хезмәт министрлыгы киләсе елга Яңа елда 8 көн, Май бәйрәмнәренә 8 көн, тагын берничә озын яллар ясарга тәкъдим итә. "2020 елда түбәндәге ял көннәрен: 4 гыйнвар, шимбә көнне дүшәмбе, 4 майга; 5 гыйнвар, якшәмбене сишәмбе, 5 майга күчерергә", диелә документ проектында.
Шулай итеп, 2020 елда түбәндәгечә ял итәчәкбез:
- 2020 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр - Яңа ел һәм Раштуа;
- 22, 23, 24 февральдә - Ватанны саклаучылар көне;
- 7, 8, 9 март - Халыкара хатын-кызлар көне;
- 1, 2, 3, 4, 5 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме;
- 9, 10, 11 май - Җиңү бәйрәме;
- 12,13, 14 июнь - Россия көне;
- 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.