Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2020 ел фотоларда: сау бул, Күсе!

«Татар-информ» фотожурналистларының быелгы иң кызыклы фотоларын тәкъдим итәбез. Бу фотоларда — 2020 ел елъязмасы.

news_top_970_100
2020 ел фотоларда: сау бул, Күсе!
Салават Камалетдинов, Рамил Гали, Михаил Захаров, Владимир Васильев

Гыйнвар.

Гасыр көрәше: Раил Нургалиев «Манзара» бәйгесендә көндәше Муса Галләмовны җиңгәннән соң. Салават Камалетдинов

Февраль

Фаҗигале вафат булган Айрат Хәйруллин белән хушлашу. Мәрхүмнең улы һәм кызы. Салават Камалетдинов.

Татарстан җанисәпкә әзерләнә: тарихчы Илнар Гарифуллин Башкортстандагы татарларны башкорт дип яздыруны булдырмау максатыннан чыгыш ясый.

«Барс»тагы гауга. Ландыш Нигъмәтҗанова дистә еллар буе татар җыры юнәлешендә эшләгән «Барс Медиа» ширкәтеннән китүе хакында белдерә һәм аның җитәкчеләре турында «дөреслекне» сөйли.

Март.

Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин карантин сәбәпле мәчетнең ябылуы хакында игълан итә. Салават Камалетдинов

Роберт Миңнуллин белән хушлашу. Салават Камалетдинов

Җырчылар онлайн-концертлар бирә башлый. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт вакытында. Салават Камалетдинов

Апрель

Коронавирус инфекциясе. Инфекцион госпитальдә эшләүче табиб. Рамил Гали

Үзизоляцияләү режимы вакытында «Ярдәм» мәчете мохтаҗларга кайнар ризык тарата. Салават Камалетдинов.

Апрель. Үзизоляция чорында «дөрес» — «социаль дистанция саклап» үткәрелгән матбугат конференциясе. Мөфти республикакүләм ифтар турында сөйли.

Апрель. Президент изоляция вакытында журналистларның эшчәнлеге белән таныша. Рамил Гали.

1 апрельдә Казан. Михаил Захаров

Урамга чыгу тыела: үзизоляция режимы. Михаил Захаров

Мәктәпләр дистанцион укуга күченә. Владимир Васильев

Май

Май. Җиңү паркында Җиңүче солдатка һәйкәл ачу тантанасы вакытында Президент сакта торган солдат белән «дөрес итеп» күрешә. Рамил Гали

Май. Камал театрының виртуаль җыелышы.Салават Камалетдинов

Июнь

РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү пандемия шартларында уза.

Июль

Болгар ислам академиясендә беренче магистрлар чыгарылышы. Салават Камалетдинов

Мәскәүдә узган онлайн Сабан туе — 2020. Абдул Фархан

Август

Казанда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Владимир Васильев

Милләт җыены — 2020: Россия Герое Дамир Йосыпов татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим итә. Салават Камалетдинов

Сентябрь.

Казанда «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» комплексы ачыла. Владимир Васильев

ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Татарстан Президентын сайлый. Салават Камалетдинов

Октябрь. Милли китапханә яңа бинага күченә: MOÑ театр мәйданчыгында #Һава тамашасы. Михаил Захаров

Татарстан 5,5 млн тонна ашлык җыеп ала. Саба районында кукуруз уңышын җыю. Владимир Васильев

Ноябрь.

Коронавирус корбаны: журналист һәм нашир Ранис Газизовны яңа ачылган «Курган» зиратында соңгы юлга озату. Салават Камалетдинов

Филүс Каһиров — Илһам Шакиров исемендәге премиянең беренче лауреаты. Салават Камалетдинов

Декабрь

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында Татарстандагы иң борынгы таш мәчет ачылышы. Салават Камалетдинов

Тормыш дәвам итә: Тәберде Чаллысы авылында каз өмәсе. Владимир Васильев

Үгез елын каршылап: «Элита» предприятиесендә Татарстандагы токымлы үгезләрне журналистларга күрсәтәләр. Салават Камалетдинов

Елның азагындагы югалту: Венера Ганиева ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату мәрасимендә.Салават Камалетдинов


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100