2019 елда Республика тормышындагы иң мөһим вакыйгалар
Татарстан тарихына 2019 ел нинди сәяси үзгәрешләр китерде, 2020 елга нинди уңышлар белән аяк басабыз? «Татар-информ» республика тарихындагы иң мөһим вакыйгаларны барлады.
Татарстан күренекле рейтингларда үз позициясен алды
Ел дәвамында Татарстан Россия буенча гына түгел, дөнья буенча иң абруйлы рейтингларда үз урынын алды. Гыйнвар аенда Татарстан Россиянең инновацион регионнары рейтингында икенче урынны яулады.
Казан федераль университеты беренче тапкыр «Мәгариф» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде.
Казан шәһәре кабат дөньяның инновацион шәһәрләренең глобаль 2thinknow (Innovation Cities Global Index) рейтингына керде.
Владимир Путин Татарстанга нинди максатлар белән килде
2019 елда Татарстанга Россия Президенты Владимир Путин берничә тапкыр килде. Бу сәфәрләр Республиканың сәяси тормышындагы мөһим вакыйгалар белән бәйле иде.
Февраль аендагы сәфәрендә ул Казанда милли проектларны гамәлгә ашыру буенча җәмәгатьчелек белән очрашты. Президент чүп җыю проблемасына дәүләтнең игътибарлы булырга тиешлеген әйтте. Путин Татарстанның торак төзелеше өлкәсендә яхшы тәҗрибәгә ия һәм динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе булып торуын билгеләп үтте. Президент беренче тапкыр Иннополиста булды һәм аның үсеш темплары белән танышты.
Майда Владимир Путин Казанга Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизация барышын бәяләү һәм авиазаводның яңа продукциясе белән танышу өчен килде. Дәүләт башлыгы гаскәрләрдә куллану өчен әзер булган Ту-160 һәм Ту-22М3 самолетларын да карады.
Август аенда Владимир Путин WorldSkills дөнья чемпионатының «Казан-Арена» стадионында ябылу тантанасында катнашты.
Декабрьдә ил башлыгы Чаллыга килеп, «КАМАЗ»ның 50 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнашты, КФУның КАМАЗ өчен белгечләр әзерли торган Чаллы филиалына ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
VI чакырылыш Дәүләт Советы сайлаулары
20 сентябрьдә VI чакырылыш Дәүләт Советы сайлаулары узды. Парламент составында моңарчы булмаган бик күп яңа депутатлар барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасарлары итеп моңа кадәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булган Марат Әхмәтов һәм бишенче чакырылыш парламентта да әлеге вазифаларны башкарган Юрий Камалтынов белән Татьяна Ларионова билгеләнде.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Комитет составына 12 депутат керде, шул исәптән — Ркаил Зәйдулла, Илшат Әминов, Нияз Гафиятуллин, Илшат Гафуров, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, Альбина Насыйрова, Мәгъзүм Сәлахов, Александр Славутский, Рамил Төхвәтуллин, Айдар Шәмсетдинов, Людмила Рыбакова.
Буа башлыгы Марат Җәббаров Татарстан Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнде.
Үзмәшгульләр яңа салым режимы буенча эшли башлады
2019 елның 1 гыйнварында Татарстанда үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү буенча эксперимент башланды. Эксперимент шулай ук Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә старт алды. Кешеләр белән эшләүче үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4 процент тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен — 6 процент.
Яңа салым режимы белән таныштыру максатында үзмәшгульләр өчен төрле семинарлар, аңлату эшләре алып барылды. Нәтиҗәдә яңа салым режимына Татарстанда 32 меңнән артык кеше күчкән. Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.
Республика ифтары рекорд масштабларда үтте
2019 елда даими үткәрелеп килүче Республика ифтарында катнашучы мөселман кардәшләребез саны артты. «Казан-Арена» стадионында рекордлы 15 мең кешелек авыз ачу табыны әзерләнгән иде. Ифтарда катнашучылар футбол кырында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Ифтар ашында улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде
Быел Россия Президенты указы белән «Казан» Халыкара аэропортына — Габдулла Тукай, ә Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде.
«Казан» аэропортын 2020 елның 30 августында, ягъни ТАССРның 100 еллыгына 5 концепция нигезендә бизәргә планлаштыралар. «Көмеш линияләр шигърияте», «Тукая илһамы», «Тукай юлы», «Тукай уты» һәм «Карлыгач артыннан ияр» концепцияләре кысаларында әкият геройлары, шулай ук мәгълүмати панно, яңа балалар мәйданчыгы, фотозона, интерактив инсталляция төзелер дип көтелә.
Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган беренче симпозиум
Казанда Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган «Алтын Урда тарихы һәм мәдәнияте» I Халыкара фәнни симпозиумы үткәрелде.
«Алтын урда тарихы һәм мәдәнияте» симпозиумы Алтын Урда тематикасын тикшерүчеләр фәнни тормышындагы зур вакыйга булды. Ул КФУ, ТР Фәннәр академиясе һәм Төркия Республикасының Истанбул дәүләт университеты арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында үткәрелде.
Алтын Урда тарихы белгечләре монгол-татар цивилизациясе тарихы турында докладлар укыды. Симпозиумда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Татарстан Фәннәр Академиясенең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков һәм башкалар катнашты.
Татарстан һәм Төркмәнстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов катнашында Казанда югары уку йортлары һәм предприятиеләре җитәкчеләре Казан Кремлендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Казан проектына Ага Хан архитектура премиясе бирелде
Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы Ага Хан премиясе лауреаты булды. Татарстан Республикасы проекты — конкурс 42 ел эшләү дәверендә финалга чыккан беренче Россия проекты.
Быел конкурста 39 илдән барлыгы 380 проект катнашты. Жюри эшенең нәтиҗәләре нигезендә, финалга 16 илдән 20 проект чыкты.
Принц Кәрим Ага Хан IV архитектура премиясен 1977 елда гамәлгә куйган. Аны архитектура, планлаштыру, тарихи мирасны саклау һәм ландшафт дизайнында яңа стандартлар билгели торган проектлар өчен өч елга бер тапкыр тапшыралар.
Татарстанда Worldskills дөнья чемпионаты үткәрелде
Август аенда Россиядә беренче тапкыр «WorldSkills» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды. Чемпионат 45нче тапкыр үткәрелде. Ярышларда 63 ил һәм төбәктән килгән 1354 яшь профессионал катнашты.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills 45 нче дөнья чемпионаты ачылышы тантанасында татарча сәламләде.
WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре өч призлы урын һәм сигез медальон алды.
Чемпионатның ябылу тантанасында тантанасында Россия Президенты Владимир Путин да катнашты. Президент: «Яшьләр өчен мондый чаралар оештырудан да мөһимрәк һәм кызыклырак нәрсә белмим. Без Россиядә һөнәри әзерлек системасын бүгенге һәм иртәгәге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртеп корырга тырышабыз», - диде.
2020 елда Татарстанда тагын да масштаблы вакыйгалар көтелә: ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү, Татарстан Президенты сайлаулары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү, Россиядә халык санын алу һәм башкалар.