Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 елда ничек ял итәчәгебез билгеле: май башында ике каникул булачак

РФ Хезмәт министрлыгы 2019 елга производство календарен кабул итте.

news_top_970_100
2019 елда ничек ял итәчәгебез билгеле: май башында ике каникул булачак

Яңа елда ничек ял итәбез?

Яңа ел яллары 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы - 10 көн ял.

23 февральдә ничек ял итәбез?


23 февраль шимбәгә туры килә. Әмма шимбә өчен ял дүшәмбегә түгел, май аена күчерелә. Димәк, ике көн - 23-24 февральдә ял итәбез.

8 март яллары

Халыкара хатын-кызлар көне җомгага туры килә. Өч көн ял - 8, 9, 10 март.

Май каникулы ничә көн була?


1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәкбез. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе! 1 май - ял, 5 гыйнварны 2 майга күчерү сәбәпле, 2 май да ял, 6 гыйнварны күчерү сәбәпле, 3 май да ял. 

9 майда 4 көн ял итәчәкбез - пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр. 10 майда 23 февраль өчен ял итәбез. 

Россия бәйсезлеге көнне ничек ял итәбез?

12 июнь чәршәмбегә туры килә. бер генә көн ял.


Ноябрь бәйрәмнәрендә бәләкәй каникул


Халыклар бердәмлеге көнендә өч көн ял булачак. 2 ноябрь (шимбә), 3 ноябрь (якшәмбе) һәм 4 ноябрь. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100