Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2019 елда кемнәрне эштән кыскартырга мөмкиннәр?

Россиядә барлыгы 230,8 мең кеше эшсез калырга мөмкин.

news_top_970_100
2019 елда кемнәрне эштән кыскартырга мөмкиннәр?

Хезмәт министрлыгында 2019 елда кайсы тармак эшчеләре кыскартылуга эләгергә мөмкин икәнен сөйләделәр. Бу хакта “Известия” газетасына сылтама белән РИА Новости яза.

Басма министрлыкның хезмәт базары торышы һәм аның үсеш фаразлары буенча аналитик язмасына сылтама бирә.

“Анда Хезмәт министрлыгы 12 декабрьдән 12 мартка кадәр кайсы тармак хезмәткәрләре эшсез калырга мөмкин икәненә бәя биргән. Фаразлар 46 мең оешмада эшләүче 12 миллион кешене сораштыруга нигезләнгән. Эштән алу куркынычы дип түрәләр килешүне өзү яки хезмәткәрне тулы булмаган эш көненә күчерүне атаган”, - диелә хәбәрдә.

Иң күбе (30,5 мең) финанс һәм банк тармагында хезмәт куючылар эшләрен югалтудан курка. Шулай ук транспорт өлкәсендә эшләүче 27 мең кеше дә кыскартуга эләгергә мөмкин. Өченче урында – үлчәү һәм исәпләү электроҗиһазлары җитештерүдә эшләүчеләр (16,6 мең кеше)

“Кыскартулар сизелерлек булмаган башка тармакларны да исәпкә алып, Россиядә барлыгы 230,8 мең кеше эшсез калырга мөмкин, дип фаразлый Хезмәт министрлыгы. Аларның күпчелеге Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта яши”, - диелә хәбәрдә.

Хезмәт министрлыгында “яңа ел алды кыскартулары турында сөйләү дөрес түгел” дип әйттеләр. Ведомство хезмәт базары торышын һәрвакыт тикшереп тора һәм эштән алулар елның аерым бер вакытына бәйле түгел дип белдерә.

Фаразлар, пландагы эштән кыскартулар турындагы мәгълүматка нигезләнгән. Аларны компанияләр мәшгульлек үзәкләренә тәкъдим итәләр. Закон буенча эш бирүче компетентлы органнарга кыскартуга кадәр ике ай алдан хәбәр итәргә тиеш.

“Бу бар кешеләр дә эштән куылачак дигән сүз түгел. Оешмалардагы хәл үзгәрергә мөмкин. Әйтик, яңа килешүләр төзү, бурычларны түләп бетерү яки башка сәбәпләр аркасында персоналны саклап калырга, хәтта яңа эшчеләр җәлеп итәргә дә туры килә”, - диелә минстрлык хәбәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100